Нидерландтан Татарстанга 56 меңнән артык тәүлеклек чебешләр кайтарылды
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Нидерландтан "Чаллы-бройлер" кошчылык комплексының "Тукай токым репродукторы" ҖЧҖ адресына килгән 2 партия (56304 баш) тәүлеклек чебешләр карап тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.
Чебешләрне карап тикшергәндә һәм документларны тикшерү буенча ветеринария-санитария кагыйдәләренең һәм траспортта кош-кортлар ташу буенча башка кагыйдәләрнең бозылмавы ачыкланды. Чебешләрнең клиник халәте физиологик нормага туры килә. Һава юлы судносыннан чебешләр махсуслаштырылган автотранспортка күчерелде һәм билгеләнгән урынга җибәрелде. Авиаташучыларга һава судносына ветеринария-санитария эшкәртүен башкарырга кушылды, дип хәбәр итә Ветеринария һәм фитосанитария буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа