Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек экстремизмга каршы торырга?

Кайбер интернет чыганаклар Төньяк Кавказда террорга каршы көрәшкә армия җәлеп ителә, дип хәбәр салды. Алты елдан соң Төньяк Кавказның хокук саклау органы вәкилләренә һәм анда килеп урнашкан гаскәриләргә һөҗүмнәр ешаю сәбәпле, боевикларны тар-мар итү максатында әлеге регион территориясенә ярдәмгә армия подразделениеләре кертелә, дигән хәбәр дүшәмбе көнне группировканың оператив штабында әйтелгән....


Соңгы вакытта Татарстанда да тыныч түгел: нидер шартлый, кемгәдер һөҗүм ясала... Республикага Кавказ сценарие янамыймы? Экстремизмга каршы нинди чара үтемле дип саныйсыз?
Рафикъ Миннәхмәтов, Әлмәт мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исемендәге мәдрәсә ректоры:
- Андый хәбәрләрне, мөселманнар арасында фетнә кузгату омтылышларын без, дин әһелләре, зур борчылу белән тыңлыйбыз. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу дингә бәйле булмаган вакыйгалар. Мәчетләрдә хөтбә укыла, җәмәгать намазга йөри... Мәчет-мәдрәсәләрдә начарлык юк. Гыйбадәтханәләр, мәчетләр ябылса, дин тотуга киртә булса шикләнергә нигез бар дияр идең, ләкин илдә, җирлектә мөселман өммәте өчен шартлар тудырылган. Шуңа күрә экстремизмны читтән килгән тәэсир дип аңларга кирәк һәм аңа каршылык күрсәтү мәчетләр белән генә чикләнми.
Таһир Зарипов, Урсалыдагы "Нурсала" мәчете имамы:
- Татарстанда андый хәлләр булмас, иншалла. Фетнә чыгарырга омтылышлар бардыр анысы. Ләкин бездә халык андый түгел. Татарлар тыныч холыклы, дипломат халык. Биредә традицияләр, га- сырлардан килгән гореф-гадәтләр бар. Шуларны яшьләргә аңлатырга кирәк. Иншалла, барысы да яхшы булыр.
Родион Карпов, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы:
- Шәһәребездә яшьләрне төрле агымнарга эләгүдән саклап калу өчен спорт һәм мәдәни чаралар еш оештырыла. Урыннарда, ТОСМСларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшчәнлек җәелдерә. "Нур" психологик үзәге, "Аек Әлмәт" клубының да сәламәт җәмгыять тәрбияләүдә өлешләре зур. Бүгенге заманда яшьләрнең буш вакытларын файдалы үткәрүгә игътибар юнәлтергә кирәк дип саныйм. Интернет - менә алар кайда яши хәзер. Ә анда ниләр генә юк, бер-берсен кабатламаучы сайтлар яшьләргә начар йогынты ясый да. Бездәге уку йортларында белем алучы иң яхшы вәкилләрдән булдырылган шәһәр студентлар советы анда үз көрәшләрен алып бара. Вконтакте социаль челтәрендә аларның үз төркемнәре бар, акцияләр, сораштырулар үткәрүгә җаваплы карыйлар. Шунысы сөендерә, яшьләр сафларын арттыра. Ләкин интернеттагы тис кәре агымнарга, рәсми булмаган оешмалар, секцияләргә каршы көрәш колачлы булырга тиеш. Аны Россия Федерациясе дәрәҗәсендә алып барганда гына нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп булачак.
Миләүшә Кашапова, пиар-менеджер:
- Экстремизмны мин рак авыруы белән чагыштырыр идем. Яман шеш тирән тамыр җәйгән кебек, чиктән тыш карашлар агымы да тирәнгә үтә. Ракны дәвалау озакка сузылган процесс, башлангыч чорында тота алырга кирәк, әлбәттә, экстремизм белән дә шулай ук дип саныйм. Шартлаулар, һөҗүмнәр кебек вакыйгалар үзен сиздергәнче үк аларга киртә куела алса, "Кавказ язмышы" бәлкем читләтеп тә үтәр. Ләкин...

Рөстәм Гәрәев, рәсми сайт администраторы:
- Татарстанга Кавказ язмышы яный дип әйтә алмыйм. Омтылышлар бардыр, ләкин ул гамәлгә ашмаячак дип уйлыйм. Югалтыр нәрсәсе булганнар моңа юл куймаячак.

Сораштырдылар Ләйләгөл МИНАЕВА һәм Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250