Әни кешенең баласына 400 мең сумнан артык бурычы тупланган
33 яшьлек хатын-кызга хәзер суд каршына басарга туры киләчәк.
Түбәнкамалы балигъ булмаган баласына алимент түләүдән качып йөргән. Ул улын тәрбияләү өчен ай саен эш хакының дүрттән бер өлешен түләп барырга тиеш булган, әмма матди ярдәм күрсәтелмәгән. Аңа карата җинаять эше Түбән Кама шәһәр судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа