Җәмгыять

“Нефтяник” хоккей клубының баш тренеры отставкага китте

Шул уңайдан журналистлар өчен матбугат конференциясе оештырылды.

Матбугат вәкилләре клубның генераль директоры Җәмил Насретдиновка һәм хәзергә кадәр баш тренер булып эшләгән Ришат Гыймаевка сораулар бирделәр.

Очрашуның башында ук Ришат Гыймаев баш тренерлыктан китәргә мөстәкыйль рәвештә үзе карар итүен белдерде, моның сәбәбен хоккей командасының соңгы ике сезонда күрсәткечләре түбән булу белән аңлатты. Шул ук вакытта ул үзенең хоккейдан аерылырга, Әлмәттән китәргә, тренерлык эшен ташларга җыенмавын белдерде.

- Алга таба вакыйгалар барышының төрле вариантлары каралачак, - диде Җәмил Насретдинов. - Ришат Гыймаевка клубның тренерлар составында калырга тәкъдим ителәчәк. Әлегә исә бу урынга башка кандидатура күрсәтелгәне юк, баш тренер вазифаларын Игорь Фадеев башкара.

Реклама

http://almetyevsk.tatar.ru/

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Нефтяник” хоккей клубының баш тренеры отставкага китте
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять