Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Нефтьтән башка тормыш дәвам итәрме соң, Әлмәт моңа әзерме - журналистларны әнә шул мәсьәлә кызыксындырды

Кара алтын - Әлмәтнең төп байлыгы, таянычы, сулышы. Шуңа күрә шәһәрнең киләчәген нефтьтән башка күз алдына китерүе авыр.

Нефтьтән башка тормыш дәвам итәрме соң, Әлмәт моңа әзерме - әлеге сораулар район башлыгы Мәҗит Салиховның республика һәм җирле мәгълүмат чаралары белән уздырган матбугат конференциясендә яңгырады.

Район башлыгы очрашуның Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан үткәрелүен искәртеп, башта аңа әзерлек эшләренә тукталды.

- Әзерлек бер ел гына бармады, - диде ул. - Юбилейларны оештыру һәм уздыру буенча төзелгән комитетны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкләде. Башта чаралар сметасы 1,7 миллиард сум тирәсе күләмендә төзелгән иде, чыгымнар 2 миллиард сум чамасы булды. Әле генә файдалануга тапшырылган "Челтәрле компания" ААҖ тарафыннан реконструкцияләнгән шәһәр подстанциясе юбилей кысаларында эш алып барылган соңгы объектларның берсе булды.

Чынлап та, кечкенә генә бистәдән илебезнең иң төзек шәһәренә, нефть төбәге башкаласына әйләнгән Әлмәт елдан-ел үзгәрә, тагын да матурая бара.

- Моңа районның ил күләмендәге һәм республикадагы барлык программаларда актив катнашуы, нефтьчеләр белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсендә ирешелде, - дип аңлатма биреп узды Мәҗит Салихов. - Соңгы вакытка гына тукталып үтик. "Татнефть" компаниясе калабызга су-архитектура комплексының ахыргы чиратын төзеп бүләк итте. 10 ел дәвамында төзелгән шарлавыклы буаларга нефтьчеләр 400 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде. Әлеге комплексның тиңдәшсез булуы белән без горурланабыз. "Татнефть" акчасына "Яшьлек" микрорайонында төзелгән 1224 урынлы мәктәп кебек уку йорты шулай ук республикада юк.

Район башлыгы башка компанияләрнең дә читтә калмавын искәртте. Яз көне уздырылган телемарафонда җыелган акчалар калабыздагы һәйкәлләрне реконструкцияләүгә җибәрелде. Шәхси эшмәкәрләр арасында да аерым һәйкәл алып ремонтлаучылар булды һәм башкалар да изге гамәлләре белән юбилейга өлеш кертте.

- Алай да юбилейга планлаштырып та, тәмамларга өлгермәгәннәре калдымы?

- Без планлаштырганнан да күбрәк эшләдек - район башлыгының әлеге җавабы мисаллар белән беркетелде.

Журналистларны Әлмәтнең киләчәге дә кызыксындырды: шәһәр кайсы якка үсәчәк, нинди инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла? Билгеләп үтелгәнчә, 2050 елга кадәр шәһәр үсешенең генераль планы төзелгән һәм расланган. Әлмәт көнбатышка таба дәвам итәчәк. "Яшьлек", "Көнбатыш капка" белән "Алсу" микрорайонында да йортлар төзелә, Түбән Мактама, Урсалы үсә.

- Бүген шәһәрдә һәм районда 200 меңнән артык кеше яши. Төбәктә берничә ел инде табигый үсеш күзәтелә. Мин моның белән горурланам. Бу бездә яшәү өчен уңай шартлар тудырыла дигәнне аңлата. Әлмәтнең торак төзелеше буенча республикада әйдәп баручылардан саналуына шулай ук шатланам. Менә өч ел рәттән 155 мең квадрат метр торак төзибез. Бездә бер кешегә 24 квадрат метр мәйдан туры килә. Бу яхшы күрсәткеч дип исәплим, - диде Мәҗит Салихов. - 2013 ел үзгә килде. Студентларның Бөтендөнья Универсиадасы аша Казан тагын да танылды. Әгәр инвестицияләр безнең башкалага килсә, Әлмәткә дә ерак калмый.

Яңа микрорайоннарның инфраструктурасы да борчый икән каләм ияләрен. Җаваптан аңлашылганча, "Яшьлек" микрорайонында генераль план буенча бер мәктәп, 3 балалар бакчасы булырга тиеш. Бүген биредә ике балалар бакчасы эшли инде, 25 нче мәктәп тә 1 сентябрьдә укучыларын кабул итәргә әзерләнә. "Көнбатыш капка"да 270 урынга балалар бакчасы төзелеше бара. Ул яңа елга кадәр тәмамланачак. Биредә шулай ук нәниләр өчен тагын бер бакча һәм мәктәп төзү каралган. "Дуслык" микрорайонында да балалар бакчасы планлаштырылган. Яңа микрорайоннарда төзелүче йортларда беренче катлар халыкка хезмәт күрсәтүче объектлар, шул исәптән медицина, сәүдә өчен махсус калдырыла.

Әлмәтне "Татнефть"тән башка күзаллау авыр. Кайсы гына төзелешне алма, һәммәсендә диярлек нефтьчеләрнең ярдәме сизелә. Быелның беренче яртыеллыгында 5243 мең тонна нефть (узган елның шул чорына карата үсеш 0,2 %), 427,3 миллион кубометр газ (үсеш 3,2%) чыгарылган. Ә шулай да әгәр нефть запаслары бетә, ярлылана калса, Әлмәтне нинди язмыш көтә? Бу журналистларны гына түгел, һәркемне кызыксындыра торган сораудыр.

- Нефть бетә дә, шуның белән Әлмәт коры кала дип уйламасыннар. Әлегә белгечләр һәм галимнәр бездә нефтьнең җитәрлек күләмдә булуын әйтәләр. Нефть табуда яңа технологияләр куллану әле күп еллар дәвамында планканы төшермичә аны чыгаруны дәвам итәргә мөмкин булуы хакында сөйли, - диде район башлыгы. - Моннан тыш районда башка юнәлешләр дә бар. Бездә 7 меңләп кече бизнес вәкиле санала. Аларны җитештерү белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча эш алып барабыз. Муниципаль мәйданчык бар, инвестицияләр тәкъдим ителгәндә, алар өчен полигон булырга әзербез.

Мәгълүм булганча, калабызга Универсиада объектын төзүдә актив катнашканы өчен спорт мәйданчыклары бүлеп бирәчәкләр. Район башлыгы искәрткәнчә, әлмәтлеләрнең активлыгы өченче урын белән бәяләнгән һәм безгә 8 спорт мәйданчыгы кайтарылачак. Журналистлар юкка кайгыра булып чыкты: бу мәйданчыкларны урнаштыру өчен урыннар билгеләнгән, бүген биредә әзерлек эшләре алып барыла, алардан һәркем куллана алачак.

Мәҗит Салиховны еш кына велосипедта күрергә мөмкин. Ул моны, беренчедән, сәламәт яшәү рәвеше дип санавын, икенчедән, шәһәрдәге проблемаларны якыннанрак белергә ярдәм итүен җиткерде.

- Көненә шәһәр буенча 10-15 км велосипедта йөргәндә барысы да күренә. Машинада барганда җитешсезлекләр әллә ни күренми. Кайберәүләр хәзер минем маршрутны беләләр, сүзләрен әйтер өчен көтеп торган очраклар да булгалый. Без халыкка якын булырга, һәр мәсьәлә буенча тиешле нәтиҗә ясарга тиеш. Биргән вәгъдәне үтәргә кирәк.

Матбугат конференциясендә байтак кына сораулар яңгырады: авыл хуҗалыгын белгечләр белән тәэмин итү, балалар өчен табиб-аллерголог булмау һәм башка өлкәләргә кагылышлылары да күтәрелде.

Азактан бер төркем каләм ияләренә юбилей билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хаты, башкарма комитет һәм район Советының Мактау грамоталары тапшырылды. Башкала кунаклары шарлавыклы буаларда булдылар, аның буеннан-буена велосипедта йөрү ләззәтен татып карадылар, шәһәр паркы белән сокландылар, Камы-Исмәгыйльдә эшмәкәр Илшат Вәлиев эшчәнлеге белән таныштылар.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250