Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләрнең автоягулык салу станцияләрендә эшләүчеләр көч сынашты

"Татнефть-АЗС Үзәк" ҖЧҖдә АЗС мастерлары (начальниклар), операторлары, слесарь-электриклар, оператор-ягулык салучылар арасында XIV һөнәри осталык бәйгесе уздырылды.

Быел иң яхшы һөнәр иясе исеменә җәмгыятьнең 8 филиалыннан 31 хезмәткәр көч сынашты. Теория һәм гамәли өлештән торган бәйгедә Әлмәт, Баулы, Чаллы, Казан, Ульяновск, Самара, Чувашия, Мари филиалларыннан һәм Удмуртия участогыннан вәкилләр катнашты. Беренче урынны АЗК начальниклары һәм АЗС мастерлары арасында Баулы филиалыннан Евгений Морунов, операторлар арасында Әлмәттән Регина Сидорова, слесарь-электриклардан шулай ук калабыз филиалыннан Илшат Галиуллин, оператор-ягулык салучылар арасында Гүзәл Миннегалимова (Баулы) алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса