Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләрдән республиканың яшь хоккейчыларына бүләк

"Юбилейный" спорт сараенда тантаналы шартларда республиканың 22 муниципаль районыннан 50 яшүсмер хоккей командаларына хоккей формасына сертификатлар тапшырылды.

"Юбилейный"да чын спорт бәйрәме узды. "Татнефть" компаниясе республикадагы яшь спортчыларга ярдәм итүен дәвам итә. Татарстанның башка районнары яшь спортчыларына 50 комплект эпикировка тапшырылган булган инде. Әлмәттә исә гомуми күләме 15 млн. сумны тәшкил иткән эпикировка тапшыру тантанасы "Татнефть" кубогына оештырылган уеннарның йомгаклау көненә туры килгән иде.
"Татнефть" кубогына уеннар инде 13 ел дәвамында оештырыла. Быел "Татнефть" чемпионы титулы өчен нефть регионының 15 җирлегеннән 56 хоккей командасы (меңгә якын малай һәм кыз) көрәшкән.

Декабрьдән мартка кадәр республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан бозларда барган кискен ярышлардан бары 6 команда гына финалда катнашу хокукына ия булган.
Традиция буенча, финал ярышлары "Юбилейный", "Нефтяник" спорт сарайларында узды.
Финалга узган «Старт» (Сарман), «Сокол» (Лениногорск), «Нефтяник» (Баулы), «Сокол» (Түбән Кама), «Ракета» (Әлмәт) и «Искра» (Әлмәт) командалары спорт бәйрәмендә барлык кунакларны сәламләде.

Район җитәкчеләренә сертификатларны "Татнефть"компаниясенең генераль директорның кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тапшырды. Ул барлык яшь хоккейчыларга яңа җиңүләр теләде.

Район җитәкчеләре исеменнән "Татнефть"кә рәхмәт сүзләрен Алексей Грушин җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса