Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләр ярдәме белән Әлмәт физкультура көллиятенең гимнастика залына ремонт ясала

"Татнефть" компаниясе Әлмәт физкультура көллиятенең гимнастика залына ремонт уздыру өчен 18,5 миллион сум акча бүлеп бирде. - Биредә ремонт эшләре сентябрьдә башланды. Аны декабрьдә төгәлләргә уйлыйбыз, - дип белдерде уку йорты директоры Илдус Гайфуллин. 40 елга якын тарихы булган гимнастика залында бүген түбә алыштырылган, яңа пластик тәрәзәләр куелган, җылылыкны саклый...

"Татнефть" компаниясе Әлмәт физкультура көллиятенең гимнастика залына ремонт уздыру өчен 18,5 миллион сум акча бүлеп бирде.

- Биредә ремонт эшләре сентябрьдә башланды. Аны декабрьдә төгәлләргә уйлыйбыз, - дип белдерде уку йорты директоры Илдус Гайфуллин.

40 елга якын тарихы булган гимнастика залында бүген түбә алыштырылган, яңа пластик тәрәзәләр куелган, җылылыкны саклый торган махсус түшәм дә эшләнә.

- Ремонттан соң залда яңа спорт җиһазлары урнаштырылачак, янгын сүндерү системасы да алыштырылачак, - диде көллият директоры.

Атлантадагы Олимпия уеннарында катнашкан Фирая Солтанова, кикбоксинг буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы булган Алмаз Гисмеев, халыкара класслы спорт мастеры Елена Маськина һәм башка күренекле спортчылар әзерләп чыгарган уку йортында хәзерге көндә 231 студент белем ала. Аларга уку, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Моны көллиятнең 3 нче курсында белем алучы, спорт акробатикасы буенча республика чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән Оксана Федорова да ассызыклады. Казанда узган Универсиадада волонтер буларак катнашкан кыз шатлыгын яшермәде:

- Җылы, уңайлы, яңа спорт җиһазлары булган зал безне - студентларны гына түгел, гимнастика, фитнес, аэробика белән шөгыльләнүче бөтен шәһәр кешеләрен дә сөендерәчәк.

Яшь спортчыларны яңа гимнастика залы яңа җиңүләргә рухландырыр дип ышанабыз.

Роза Сәхбетдинова

Людмила Воронина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250