Нефтьчеләр Аксубайда участок сатып алган
"Татнефть" компаниясе беренчеләрдән булып банкротка чыккан "Вамин" агрохолдингның активларын сатып алган.
Нефтьчеләр Аксубай районындагы 47 гектар мәйдандагы 13 авыл хуҗалыгы участогына ия булган. Алыш-биреш бәясе 1,444 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә "Русская планета". Элек бу участокларда агрофирма бөртекле культура һәм мөгезле эре терлек үстергән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа