Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть үткәргечен демонтажлау өчен фермер эшмәкәрдән 700 мең сум акча таләп иткән

Мошенниклык турындагы гариза белән төзелеш фирмасы җитәкчесе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Аның сүзләренә караганда, Алексееевск районындагы җирле крестьян хуҗалыгы фермеры янәсе аның карамагындагы җирдә булган нефть үткәргечен демонтажлау буенча җир эшләрен башкаруга рөхсәт алу өчен 700 мең сум акча таләп итә.

Очрашу барышында, алдан сөйләшенгәнчә, эшмәкәрнең фермерга акча бирүен хокук сакчылары күзәтеп тора һәм ир-ат акчаны алу белән ул җинаять өстендә тоткарлана, дип хәбәр итә ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса