Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть сиртмәсенә кысылып бер эшченең башы өзелгән

Бу вакыйга 26 ноябрьдә Норлат районының Тюрнясево авылы территориясендәге скважинада була.

Тикшерү мәгълүматлары буенча ике эшче тиктомалдан туктаган станок-сиртмәне эшләтеп җибәрергә тиеш булалар. Инструкция буенча эш башлар алдыннан өске якта булган авырлыкны беркетү таләп ителә. Әмма эшчеләр моны эшләмиләр. Алар кувалда белән сиртмә нигезенә кысылган "бармак"ны бәрә башлыйлар. Беренче сугудан ук сиртмә эшләп китә, өстәге авырлык яшен тизлегедәй аска төшә. Эшчеләрнең берсе генә читкә сикереп өлгерә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса