Реклама
Кама елгасында 4254 тонна нефть продуктлары төягән баржа төпкә утырган килеш 2 тәүлектән артык тора.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, Алексеевск районы турысында Кама елгасында 1476 км арада баржаның төпкә утыруы турындагы хәбәр 18 майда төнге сәгать 2 дә килгән.
Комга терәлү нәтиҗәсендә корпуска зыян килмәгән. Шулай ук зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Баржадан нефть продуктын насос станциясе суырта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы