Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть бәясе төшә, долларныкы арта

ОПЕКның кара алтын табуга квотаны агымдагы дәрәҗәдә саклау турындагы карары шартларында Brent маркалы нефть бәясе бүген бер баррель өчен 68 доллардан төште.

Әлеге вәзгыять доллар бәясенең үсүенә китерде. Мәскәү биржасында доллар курсы 52 сумнан артты.

Өч көн элек Татарстан Фәннәр Академиясе әгъзасы, Татарстан Президентының нефть ятмаларын үзләштерү мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов бер интернет басмага биргән шәрехьләмәсендә "Кара алтын бәясе 60 долларга кадәр төшсә дә, "Татнефть" өчен букискен хәл түгел. Ә менә гражданнар өчен бу вәзгыять катлаулырак",- дигән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса