Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәдер авылында изге Рамазан аена багышланган кичә булды

Татар хатын-кызларының "Ак калфак" җәмәгать" оешмасының Әлмәт филиалы Әлмәт районы мөхтәсибәтенең мөселман хатын-кызлары белән эшләү бүлеге ярдәмендә Нәдер авылында изге Рамазан аена, шулай ук гаилә һәм әхлак кыйммәтләренә багышланган кичә оештырды.


Кичәдә катнашучыларны авыл башлыгы Сирень Миннебаев тәбрикләде. Ул авылдагы матур үзгәрешләр, аларга үз өлешләрен керткән кешеләр турында тәфсилләп сөйләде. Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Рамазан аенының кыйммәтләре турында вәгазь укыды. Мөселман хатын-кызлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зиятдинова үз бүлекләренең эш планнары белән таныштырды, Кичүчат һәм Нәдер авылларында әхлак дәресләре үткәреләчәген аерым билгеләп үтте.

Татар хатын-кызларының "Ак калфак" җәмәгать" оешмасының Әлмәт филиалы рәисе Ландыш Зарипова үзенең чыгышында милләтнең киләчәге хатын-кызлар - аналар кулында булуына игътибар юнәлдерде.

Кичә концерт программасы белән барды. Анда татар җырлары, мөнәҗәтләр яңгырады. Кичәдә катнашучылар өчен дини викторина да оештырылды. Кичә Нәдер авылы мәчетендә авыз ачу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса