Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәнбәтнекеләр

Сүзен йомшак кына, ашыкмыйча, ипләп сөйләр. Усаллыгы да бар. Әйтсә сүзен турыдан ярып, бәреп әйтә. Телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез өчен янып-көйгәнен язмалары саен гел җиткереп тора.

Китапларында да нәселе Чыңгызхан ыруыннан булуы белән горурлануы сизелеп тора. "Без - җәнбәтнекеләр, - ди ул. - Кушаматыбыз да шулай. Безнекеләрне "җәнбәт җәбере" - җиде табын" дип йөрттеләр. Җәнбәт бабамның җиде улы булган. Аларның берсен дә башка чыгармаган ул. Башлы-күзле иткәч, улларының барысына да ак өй салып, бер ат, бер тана биреп, барысын да үз утарында калдыра барган". Сүзем җәнбәтлеләрнең бер вәкиле булган язучы-прозаик һәм журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе - Альберт Ашыт) турында. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында Альберт Хәсәновның "Җәнбәт җәбере" дигән китабы да чыкты.
Язучы үзенең иҗат юлын Татарстан нефтьчеләре хакында мәкалә, очерк, хикәяләр язудан башлый. "Озын аяк" исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. Альберт Хәсәновның хикәяләренең күпчелеге кече һәм урта яшьтәге балаларга адресланган. Алар тематик яктан да, күтәрелгән проблемалары ягыннан да бер-берсенә якын торалар. Автор үзенең әсәрләрендә табигать, хайваннар турында, кешеләрнең алар белән мөнәсәбәте хакында яңача сөйли. Экология, табигатьне саклау, олылау мәсьәләләрен кыю күтәрә. Ул хәзер өч дистәгә якын басма китап авторы. Аларның күпчелеге язучы иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага - табигатьне саклауга багышланган.
2012 елда Альберт ага Хәсәновның "Данәгөл" романы дөнья күрде. Китап әле укучыларга барып та ирешмәгәндер. Ул китап кибетләрендә бар. Әгәр, укучым, аны табып алсаң, язучының йомшак матур теленә таң калырсың. "Данәгөл" романы аша мәхәббәтнең кеше язмышларын үзгәртә алырлык изге хис булуына инанырсың, ике яшь йө- рәкнең тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә олы сөюгә илткән сукмакларының зур осталык белән тасвирлануын күрерсең.
Альберт ага Хәсәнов - 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Ул бик озак еллар Лениногорск шәһәрендә яшәгәннән соң, менә инде өченче ел Әлмәттә яши. Декабрь аеның беренче көнендә язучының юбилейлы туган көне. Барлык каләмдәшләре исеменнән мин аны ихластан котлыйм, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телим. Альберт Бариевич, иҗат чишмәгез саекмасын!
И.Нәбиуллина
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250