Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наталья Манжоланың баласын подъездда калдырган көне турында өстәмә мәгълүматлар ачыкланды

Казанда баласын ташлап киткән Наталья Манжоланың эше суд утырышында тикшерелде.

Ханым иректә калырга теләге барлыгын белдергән. Аның эшлисе һәм бераздан баланы кире үзенә аласы килә. Аның сүзләренә караганда, ул тегүче булып эшләргә тели, бу осталыкка аны мәктәптә өйрәткәннәр. Ләкин судьяларның: "Ни өчен баланы үзегезгә кайтарырга телисез?" дигән соравын ишеткәч, ул югалып калган. Озак паузадан соң "тәрбияләү өчен" дип җавап биргән.

Утырышта Натальяның баланы подъездда калдырган көне турында өстәмә мәгълүматлар да ачыкланган. Хатын малайны калдырганда аның йоклавын әйткән. Наталья аны бетон идәнгә салып, иптәш кызына киткән. Биредә рәхәтләнеп ванна кергән, кофе эчкән. Баласының барлык документларын ташлаган, моны ул үзен эзләп тапмасыннар өчен эшләгән.

Үзен эзләүләре турында Манжола уйлап та карамаган. 10 көн буенча күңел ачу каналлары карап вакыт уздырган.

Анадан: "Әгәр сезне суд залында азат итеп, иреккә чыгарсалар кая барасыз?" - дип сораганнар. Ул моңа "белмим" дип кенә җаваплаган. Теркәлгән яшәү урыны буенча гаиләсе белән апасы яши, хатынга анда урын юк.

Суд Манжоланы сак астында калдырган. 12 мартка кадәр ул изоляторда утырачак. Маклайның язмышын опека органнары бүген үк хәл итү юлын эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса