Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наталья Манжола өченче баласын ташлаган

Казанда табылган Данила хатынның бердәнбер баласы түгел.

2008 елда ул кыз тапкан, әмма әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган өчен ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 2010 елда аның тагын бер баласы туа, анысыннан ул бала тудыру йортында ук баш тарта. Ә Даниланы Наталья тәрбияли алмавыннан куркып ташлап калдыра. Төзәтү колониясеннән чыккач, яшәү урыны буенча кайтырга тиешле фатирда хәзер хатынның апасы яши. Аның сүзләренә караганда, ул әлеге вакыйга турында кичә генә ишеткән һәм шаккаткан. Шулай да апа тиешле кеше баланы үзенә алырга җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса