Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотиклар әйләнешенә каршы эш нәтиҗәлеме?

Әлмәттә наркотик кулланучылар саны кими. Елның узган чорында әлеге агулы матдәнең дозасын арттырып куллану нәтиҗәсендә үлүчеләр дә юк.

Тик Әлмәт үсмерләре арасында уздырылган аноним анкета нәтиҗәләре бу мәсьәләдә хәлнең ул кадәр үк куанычлы түгеллегенә ишарә. Анализ күрсәткәнчә, үсмерләр наркотикларның нәрсә икәнен белү белән генә чикләнми. Араларында аларны бер тапкыр булса да татып караучылар да бар. Бу хакта Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев кисәтте.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Петров белдергәнчә, ел башыннан районара бүлек тарафыннан наркотиклар белән бәйле 40 тан артык җинаять эше кузгатылган. 5 җинаятьчел төркемнең, 2 наркопритонның эшчәнлеге туктатылган. Наркотик куллану һәм саклау белән бәйле 55 административ беркетмә төзелгән.

- Соңгы вакытта наркобазарда синтетик наркотиклар өлеше артуы күзәтелә. Героин, дезоморфин кебек тамырга ясала торган наркотикларны тарта һәм исни торганнары алыштыра, - дип ачыклык кертте наркокүзәтчелек җитәкчесе.

Очрашуда билгеләп үтүләренчә, наркотик исереклеге белән хокук саклау органнарына эләккәннәрнең 90 проценты аны базардагы мәк орлыгыннан ясап кулланулары турында әйткән. "Юлдаш" һәм Үзәк базар да ацитильләшкән наркотик матдә җитештерелә торган мәк белән сәүдә итүче 3 ноктага тап булганнар.

- Апрель аенда гына төрле хоук структуралар белән берлектә уздырган рейд барышында базарда зур партия мәкне юк иттек. 2 атна вакыт үтте микән, тагын пәйда булды, - ди прокурор ярдәмчесе Игорь Нагаев.

Очрашуда киндераш та игътибарсыз калмады. Хәер, аңа шул утырышларда һәм планлы рейдларда гына игътибар арта, ахры. Ким дигәндә соңгы 4-5 ел эчендә биләмәләрендә киндераш җәйрәп ятучы авыллар, хуҗалыклар елдан-ел кабатлана. Колшәрип, Рус Акташы, Югары Акташ, Тихоновка, Тайсуган, Габдрахман, Нәдер, Кәләй... Әлеге авыл җирлекләре башлыклары комиссия рәисе, район җитәкчесенә "иртәгә башлыйбыз һәм чабып бетерәбез" дип вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250