Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотик үстерүче «бакчачы» тотылган

Россия УФСКНының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Казанда яшәүче бер ир-ат үзенең бакчасында бәрәңге яки кишер урынына кыргый киндер үстергән.

Базарда төзелеш материаллары сатучы бу адәм эштән буш вакытта наркотиклар белән «шаярган». Махсус сарай төзеп, аны заманча җиһазлаган. Үзенең «лабораториясендә» ботаник кыргый киндерне «гидропоник» ысулы белән үстергән. Болай эшләгәндә үсемлекләрдә наркотик матдәләр күләме сизелерлек арта икән. Наркобакчачы бинаны җылыткан, люминесцентлы лампалар элгән. Үсемлекләр кызудан һәлак булмасын өчен вентилятор көйләгән. Һәм уңыш җыюны түземсезлек белән көткән. «Лаборатория» аңа 100 мең сумга барып төшкән.

Наркоконтроль хезмәткәрләре 20 төптән артык киндерне юк иткәннәр. Аны үстерүчегә карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250