Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотик сату белән шөгельләнгән әлмәтлеләр төрмәдә җәмгысе 34 ел утырачак

Әлеге җинаятьчел төркемне озак вакытлар Әлмәттә яшәгән 23 яшьлек егет оештырган.

Әлмәттә башкалага күчеп, ул риэлтор булып урнаша һәм җинаятьчел бизнес башлап җибәрә. Башкаладан Әлмәткә зур партия гашиш җибәреп тора. Биредә наркотикларны "башлык"ның сыйныфташы каршы ала. Сатуга алар тагын ике кешене җәлеп итәләр. Араларында 21 яшьлек кыз да бар.
Төркемнең лидеры сорау алуда әлеге адымны алдагы җинаяте өчен штраф түләү өчен дип аңлата. Суд төркем лидерын каты режимлы төрмәдә 10 елга хөкем итте. Сыйныфташы 10 ел да 7 ай утырачак. Сатуда булышучылар 8 һәм 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250