Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотик кулланган 18 яшьлек егетнең аяк-кулларын кисәчәкләр

Спайстан соң аңын югалтып, егет бер тәүлек урамда кар өстендә ята.

Аны табып алганда аяк-куллары бик нык өшегән була. Хәзер Чаллының Сидоровка бистәсендә яшәүче 18 яшьлек егеткә ампутацияләү яный.

Шул ук көнне Чаллыда 28 яшьлек егет подъездда табып алына. Ул да спайс тартып, шунда ук аңын югалтып югала. Аны агуланган хәлдә шифаханәгә озаталар. Егеттә табылган порошок составында үлемгә китерүче матдә булуы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса