Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркополиция хезмәткәрләре Татарстанга Эстониядән гашиш кайтаручы халыкара каналны япкан

Операция нәтиҗәсендә 10 мең гашиш дозасы алынган һәм наркотиклар белән күпләп сатучы тоткарланган.

Тыелган матдәләр белән сәүдә итүне 49 яшьлек казанлы оештырган. Ир-ат үзе дә күп еллар дәвамында наркотик кулланган.

Бизнесмен наркотикларның күп өлешен фатирында саклаган. Анда барлыгы 4 кг наркотик табылган. Тоткарланган зат тагын 1 кг тыелган матдәне М7 федераль трассасы юл кырыена яшергән. Аның сүзләренә караганда, 10 гашиш төргәген үзенә куллану өчен калдырган.

Тоткарланган адәм 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең матбугат төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса