Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркомания картая?

Быел Әлмәт районара наркоконтроль бүлеге тарафыннан 56 җинаять теркәлгән, аларның 28 е авыр һәм аеруча авыр категорияләренә карый.

35 җинаять эше буенча 54 гаепләнүче затка карата 66 җинаять тикшерелгән һәм судка җибәрелгән. Бу хакта наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр ителде.

РФ наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службасының Татарстан Республикасындагы идарәсе Әлмәт районара бүлеге начальнигы Айрат Шакиров чыгышында билгеләп үткәнчә, законсыз әйләнештән наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан 230 килограмм наркотик матдә алынган. 2012 ел башыннан наркотик матдәләр кулланган өчен 180 административ беркетмә төзелгән. Соңгы елларда наркопритоннар пәйда була башлады. 2009 елдан 2011 елгача наркопритон тотучыларга карата 50 дән артык җинаять эше кузгатылган, биредә ясалган матдәләр кулланучыларга карата 300 дән артык административ беркетмә тутырылган. 2010 елдан оператив-эзләнү чаралары уздыру нәтиҗәсендә Татарстанга Мәскәүдән җибәрелүче мәк саламы каналы тулысынча ябылган. Әйләнештән 5 тонна мәк орлыгы алынган. Ләкин шулай булуга да карамастан, наркотиклар әзерләү һәм куллану дәвам итә, дип искәртте Айрат Шакиров. Притоннарга каршы көрәш тә туктамый. Быел мондый притон тотучыларга карата наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан 20, эчке эшләр бүлеге тарафыннан 10 җинаять эше кузгатылган. Федераль служба тарафыннан сертификат белән рәсми рәвештә сатылучы мәк орлыклары тикшерелгән. ГОСТ буенча алар тулысынча чистартылган булырга тиеш. Бу очракта аның бәясе дә югарырак. Эшмәкәрләр арзанракны алырга тырыша. ГОСТ таләпләренә туры килмәгән берничә тонна мәк орлыгы сатудан алынган. Тәмәке рәвешендә кулланыла торган катнашма һәм порошок кебек синтетик наркотик матдәләр тагын баш калкыта башлаган.

Әлмәт наркология диспансеры баш табибы Сирень Халиков узган елдагы кебек быел да беренче тапкыр наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы диагнозының 26 кешегә куелуын әйтте. Беренче тапкыр авыручыларның яшенә килгәндә, иң күбе 30-49 яшьлекләргә туры килә (17 кеше). 18-24 һәм 25-29 яшьлекләр дүртәр кеше теркәлгән. Балигъ булмаган бер үсмердә дә наркотик матдәгә бәйлелек барлыкка килгән. Беренче тапкыр наркомания белән авыручыларның 60 процентын эшсезләр алып тора. Узган ел исәптә 667 кеше торган булса, агымдагы елда аларның саны 724 кә җиткән. Әлмәт районының теркәлгән наркоманнар саны буенча күрсәткече һаман да республика дәрәҗәсеннән югары кала бирә. Шунысы куанычлы, 18-24 яшьлекләр арасында наркомания белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 35 процентка кимегән. 25-29 яшь төркемендәгеләр 37 процентка кимегән. Аның каравы 30-49 яшьлекләр 543 (2011 елда 394 булган), 50-55 яшьтәгеләр 10 (2) кеше булган. Исәптә торучы наркоманнарның 22 се хезмәткәр, 276 сы эшче һәм 426 сының даими керем чыганагы юк.

Наркомания сазлыгы ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да тарта һәм аларның да саны арта бара. Мисал өчен, үткән ел белән чагыштырганда аларның саны 3 кә арткан һәм 74 булган. Профилактика исәбендә торучылар саны да 10 процентка үскән.

Чыгыштан аңлашылганча, диспансерда исәптә торучы шофер таныклыгы булганнарның транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү буенча прокуратура һәм ЮХИДИ белән эш алып барыла. 2011 елда наркотик кулланганны ачыклау өчен китерелгән 1127 кешенең 430 ында анализлар уңай нәтиҗә күрсәткән. Быел 1480 кешенең 614 е наркотик матдә кулланган булып чыккан.

Мәгълүм булганча, 2006 елдан укучылар һәм студентлар арасында наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауны ачыклау буенча тест уздырыла башланды. Үткән ел 10 уңай нәтиҗә теркәлгән, быел язгы күзәтүдә 8 кеше ачыкланган, ә менә көзге профилактик тикшерүдә ачыкланучылар булмаган.

Утырышка уку йортлары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Район башлыгы Мәҗит Салихов алардан укучылар һәм студентлар белән нинди эш алып барылуы белән кызыксынды, яшьләрне замана афәтеннән саклап калу өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрү зарурлыгына күрсәтте.

Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службаның Әлмәттәге ышаныч телефоны: 45-26-94.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250