Наил Маганов "кара сишәмбе"не ничек кабул иткән?
"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов ел ахырында халыкның телевизор, суыткычлар сатып алуын зур ялгышу дип атады.
Бу хакта ул матбугат конференциясендә белдерде.
- Наил Өлфәтович, "кара сишәмбе"не сез ничек кабул иттегез? Халык телевизор, суыткычлар алырга кибетләргә ашыкты. Бәлки сез дә берәр машина сатып алгансыздыр?
- Мин долларга күчмәдем, чөнки вакыт узгач, барысы да үз урынына кайтачагын беләм. Беренче кризис түгел. Имеш-мимеш. Кем аларны тарата? Банклар - халык үзе аларга китте. Кибет хуҗалары - халык алар коткысына бирелде. Коллективта барысын да тынычландырдык, нефтьчеләр буларак без барысын да аңлыйбыз: илгә күпме валюта китергәнне, чыгымнарны, илнең уңай түләү балансы барлыгын. Мондый очракларда кешеләргә берләшергә кирәк, чыгымнарны киметергә. Ә бездә киресенчә, телевизорлар, машина алырга йөгерделәр. Сәүдәгәрләр исә отты гына. Ә халык хәзер 5 әр телевизорны нишләтергә белмәячәк. Мин алар урынында булсам, валюта облигацияләре сатып алыр идем, файдасы күбрәк булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа