Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Маганов биргән вәгъдәсен үтәгәнме?

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов әлеге вазифага билгеләнгәндә эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә кирәк дигән иде. Сүзендә торганмы?

Аның белән узган матбугат конференциясендә журналистлар эшчеләрнең уртача хезмәт хакы белән дә кызыксынды.

- Августта түбән разрядлы эшчеләрнең хезмәт хакы күтәрелде (уртача хезмәт хакы 22,5 % ка арткан - корр.). 3-4 нче разряд белән эшкә килүчеләргә компаниянең шәхси кулланучы кәрзине дәрәҗәсендәге хезмәт хакы исәпләнде. Аның күләме - 28 мең сум, - дип җавап бирде баш нефтьче. - Ул ипотека кредитын, машина өчен кредит проценты түләүне, баласы туган очракта үзе генә эшләячәген, җиһаз сатып алуны, ашау-яшәүне үз эченә ала. Киләчәктә бу юнәлештәге үсешне вакыт күрсәтер. Ә бәлки нефть бәясе 700, ә доллар 4 сум булыр? Ул вакытта нишләрбез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса