Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музыкаль олимпиада

Спортта агымдагы елның төп вакыйгасы булган Сочи Олимпиадасы Россия спортчыларының искиткеч зур җиңүе белән тәмамланды. Ә менә республикабызның нефть табыла торган көньяк-көнчыгыш төбәге яшь талантларының музыкаль Олимпиадасы үзенең экваторына якынлашты. «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестиваленең финал туры тагын бер тапкыр төбәгебезнең музыкаль сәләт ияләренә бай булуын раслады.

«Лениногорскнефть» идарәсенең «Ландыш» савыктыру лагере менә инде берничә ел дәвамында яшь вокалчыларны үзендә кабул итеп килде. Сүз уңаенда әйткәндә, нәкъ менә шушы лагерь шактый мәртәбәле җыр бәйгеләренең берсендә катнашып, Василий Лановой кулыннан бүләк алу бәхетенә ирешкән Азнакайның «Бәхет» вокаль ансамбле өчен старт мәйданчыгы булган иде.

Быел исә лагерь яшь скрипкачылар һәм виолончельдә уйнаучыларның очрашу урынына әйләнде. Йөзгә якын бала - республикабызның сигез муниципаль районыннан музыка мәктәпләре һәм көллиятләре шәкертләре иң яхшы исемен яулау өчен көч сынаштылар, ялгыз башкаруда да, ансамбль составында чыгыш ясап та үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Мәскәү академик филармониясе солисты, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Ирина Чепижная, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Ирина Лаптева, Түбән Кама музыка көллиятенең «Кыллы оркестр уен кораллары» предметлы-цикллы комиссиясе мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрия Заһриевалардан торган компетентлы комиссия солистларның, ансамбльләрнең чыгышына армый-талмый бәя бирде.

«Рухият» фонды тарафыннан үткәрелә торган бер генә балалар музыка бәйрәме дә өлкәннәрнең изге теләкләреннән башка узмый. Бу юлы да «Татнефть» ААҖнең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, «Рухият» фонды башкаручы директоры Флюра Шәйхетдинова катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр. «Сандугач сайрар илем»нең музыкаль бүләксез дә калганы юк әле. Жюри рәисе Ирина Чепижная чыгышы һәркем өчен искиткеч матур сюрприз булды. Бүген ул дөньяның төрле илләрендә гастрольдә йөри һәм Россия яшь буын башкаручыларының иң көтеп алынган вәкиле булып тора. Ирина Витальевнаны безнең фестивальгә коммерциягә бәйле булмаган автономияле оешма - «Мастер-класс» иҗат мәктәбе юллаган. Мәскәү кунагы җырлаганда Әлмәт музыка көллияте мөгаллимәсе Айгөл Украинская музыка уен коралында уйнады. Ачылу тантанасына ярты сәгать кала гына очрашсалар да, уңыш көткәннән дә саллырак булды.

Ирина Чепижнаяның фестивальдә тәүге тапкыр катнашуы булса, Ирина Лаптева белән Сәрия Заһриева өчен бу инде яңалык түгел. Аларның әйтүенә караганда, балаларның осталыгы елдан-ел арта. Ә моңа балалар музыка мәктәпләрендә, сәнгать мәктәпләрендә һәм музыка көллиятләрендә нигез салына. Яшь талантлар башта нәкъ менә бирегә килә, нәкъ менә биредә - балаларның тырышлыгы, мөгаллимнәрнең югары һөнәри осталыгы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе бәрабәренә - кыллар, смычоклар тылсымлыга әйләнә дә куя. Нәкъ менә шушы учреждениеләрдә булачак Спиваковлар һәм Ростроповичлар тәрбияләнә дә инде.

Дөрес, быелгы конкурста малайлар бик аз иде. Алар тынлы уен коралларына, баян, аккордеон, гитарага өстенлек бирәләр шул. Шулай да яшь талантлар «муенсасында» бер «энҗе бөртеге» табылды. Ул - Н.М. Кудашев исемендәге Лениногорск балалар музыка мәктәбеннән беренче дәрәҗә лауреат Владислав Виноградов. Бәлки киләчәктә ул менә дигән скрипкачы-виртуоз булыр. Түбән Каманың 1 нче балалар музыка мәктәбеннән яшь скрипкачы Мария Тудиярова белән Зәй балалар музыка мәктәбеннән виолончельдә уйнаучы Эльвина Ганиевага да уңыш елмайды. Шәкертләренең шатлыгын остазлары да бүлеште.

Жюри әгъзалары ансамбльләр арасында беренче дәрәҗә лауреат исемен ике коллективка бирергә карар итте. Болар - Лениногорск балалар музыка мәктәбенең «Радуга» (җитәкчесе Розалия Хәсәнова, концертмейстеры Римма Мусина) һәм Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Violini (җитәкчесе Лилия Тимирова, концертмейстеры Марианна Муллина) ансамбльләре.

Беренче урын ияләренә акчалата сертификатлар тапшырылды. Лауреатлар һәм дипломантлар белән беррәттән, «Лениногорскнефть» идарәсе күркәм традиция буенча фестивальдә катнашучы һәркемгә бүләк әзерләгән иде. Идарәнең яшьләр комитеты оештырган бәйрәм дискотекасы да, кар өстеннән «Буран»нарда җилдертү дә, саф һавада уеннар да балаларның хәтерендә озак сакланыр. Көне дә бик рәхәт иде бит. Ирина Чепижная белән Ирина Лаптеваларның мастер-класслары да яшь музыкантлар өчен һичшиксез файдалы булгандыр дип ышанасы килә.

Бәйгене ябу тантанасында чыгыш ясап, жюри рәисе бәйрәмдә шатлыклы мизгелләрнең гаять күп булуын билгеләп үтте. Быелгы бәйге - арадагы бер этап кына. Шуңа да ул балаларга ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын, алга, яңадан-яңа җиңүләргә омтылуларын теләде.

Наилә ГАНИЕВА

Сергей Трусов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250