Музейларга керү бушлай
Татарстан музейлары ассоциациясе 21еннән 26 апрельгә кадәр музейара акция уздыра.
Әлеге акциядә барлык дәүләт музейлары катнаша, шулай ук муниципаль, ведомство карамагындагы һәм шәхси музейларга да тәкъдим бар. Чарада катнашучылар республикада яшәүче яшенә бәйсез рәвештә һәркемне музейга бушлай кертергә тиеш. Әлеге акциядә Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге музей да катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа