Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр

Бу көннәрдә оешма-предприятиеләрдә, җирле үзидарә советларында өлкәннәрне хөрмәтләү бара.

Район башлыгы чәршәмбе көнне дәүләт һәм муниципаль органнарда эшләп лаеклы ялга чыкканнар белән очрашты.

Муниципаль хезмәт ветераннары 120 кеше. Очрашуга 25 һәм аннан да озаграк ел эшләгәннәр чакырылган иде. Әлмәт алар күз алдында үсте. Әлеге хөрмәтле затларның күпчелеге шәһәр һәм район Советы депутаты булган кешеләр. Димәк, төбәк һәм халык тормышында роль уйнаучы карарлар кабул итүдә аларның да өлеше булган. Ветераннарның һәммәсе дә бүгенге шәһәрнең төзек, матур булуын искәртеп, шатланулары белән уртаклаштылар. Ә хатирәләр якты, бетмәс-төкәнмәс. Шунысы куанычлы, үкенерлек гамәлләр кылынмаган.
Район Советы һәм башкарма комитетының ветераннар советы рәисе Римма Мифтахетдинова шәһәрдә һәм районда өлкәннәр өчен күп эшләнүен, аларның игътибар тоеп яшәвен билгеләп үтте.

- Чынлап та, шәһәребез матур. Монда сезнең дә тырышлык бар. Ветераннар - бүгенге буынга үрнәк. Сезнең тәҗрибә безгә нык булыша. Өлкәннәр булдырган күркәм традицияләр дәвам итәчәк, - дип лаеклы ялдагыларга рәхмәтен һәм Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде район башлыгы Мәҗит Салихов.

Очрашуда 15 ветеранга шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей билгесе тапшырылды. Башка чараларда аның белән 75 ветеран бүләкләнгән иде инде. Бу аларның хезмәтләре онытылмау, һаман да лаеклы бәяләнү хакында сөйли.

Бәйрәм чарасы шәһәр буйлап сәяхәт кылу белән тәмамланды. Ветераннар туган якны өйрәнү музеенда һәм картиналар галереясында да булдылар.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250