Мөслим районы Шуган авылында бер ир үзенең карт әнисен, җизнәсен пычак белән кадап үтергән һәм үзе дә асылынып үлгән
84 яшьлек әби янына 58 яшьлек кияве хәл белергә кергән.
Бу вакытта өйдә әбинең 47 яшьлек улы да булган. Ул кинәт җизнәсенә ташлана, аның аркасына пычак кадый. Яралы ир велосипедка утырып, тиз генә өенә кайткан һәм булган хәлне хатынына сөйләп өлгергән. Әмма табиблар килгәнче җан биргән. Ирнең хатыны анасы йортына йөгергән һәм бусагадан кергәндә әнисенең канга баткан үле гәүдәсенә юлыккан. Үтерүче үзе чормага кереп асылынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа