Әлмәт таңнары

Мәскәүдән торып акча талыйлар

Чаллыда пенсия яшендәге бер ханым кырыгалдарлар корбаны була.

Аңа билгесез кеше шалтырата да, үзен банк хезмәткәре дип таныта. Әлеге ханымның банк вкладчиклары арасында җиңеп чыгуын һәм 1 миллион 600 мең сум акча отуын хәбәр итә. Отышны алуның ике юлын тәкъдим итә: Мәскәүгә килеп алырга һәм отышның 35 проценты күләмендә салым түләргә, я булмаса 28212 сум акча күчереп, приз акчаларын салу өчен счет ачтырырга. Билгеле инде, 59 яшьлек ханым икенче юлны сайлый һәм әлеге кеше кушканнарны үтәп, әйтелгән счетка күрсәтелгән сумманы күчерә. Ләкин приз акчасын көтеп ала алмый, теге адәмнең телефоны да җавап бирми. Полицейскийлар шалтыратучы номерның Мәскәүдә теркәлгәнлеген ачыклыйлар. Шулай ук әлеге ханым акча күчергән счет та башкалада ачылган була.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: