Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү урамнарының берсе Чулпан Хаматова исемен йөртергә мөмкин

Троицкий һәм Новомосковский административ округлары префектурасына шәһәр урамнарына Чулпан Хаматова, Константин Хабенский һәм Ваһит Алекперов исемнәрен бирү турында тәкъдим кергән.

Әлеге тәкъдимне Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Мәскәү шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Федотов язган. Бу башлангычны префектураның эшче төркеме тикшергән һәм яңа атамалар кушу өчен урамнар сайлаган. Тик гамәлдәге законнар буенча үзләре исән кешеләрнең исемнәрен объектларга Мәскәү мэры яки илбашы тәкъдиме белән генә кушу каралган. Ә Игорь Федотов фикеренчә, урамнарны шәһәр үсеше өчен саллы өлеш кертүчеләрнең, танылган хәйриячеләрнең һәм меценатларның исемнәре белән атау традициясен яңартырга вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса