Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү фатирында үтерелгән татарстанлыларның исемнәре ачыкланды

Коточкыч вакыйга турында яңа мәгълүматлар билгеле.

Мәскәү фатирында өч татарстанлының мәете табылды. Җинаять көнләшү нәтиҗәсендә кылынган, аларның берсе ир белән хатынны үтергән һәм шул ук пычак белән үзенә кул салган дип фаразлана. Үтерелгәннәрнең исемнәре билгеле булды: ирле-хатынлы Соколовлар - 28 яшьлек Наталья, 34 яшьлек Владислав һәм гаилә дусты 37 яшьлек Роман Зиннәтуллин. Алар өчесе дә Алабуганыкы.

Җинаять 8 гыйнварда ук кылынгандыр дип фаразлана, чөнки алар "ВКонтакте"га соңгы тапкыр пәнҗешәмбе кичке сәгатьләрдә кергән, аккаунтлары шуны күрсәтә. Социаль челтәрдәге фото архивларына караганда, алар якын дуслар булган.

фото: http://www.elabuga-rt.ru/ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса