Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү фатирында 3 татарстанлының мәете табылган

9 гыйнварда 1955 елгы Татарстан кешесе полициягә Мәскәүдәге улы белән элемтәгә керә алмавын хәбәр итә.

Улы яшәгән фатирга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре ишекне җимереп кергәннән соң, аның муены һәм күкрәге кискәләнгән гәүдәсенә тап була. Моннан тыш, фатирда шулай ук кискәләнгән ике мәет - 1980 елгы ир-ат һәм 1986 елгы хатын-кыз табыла. Алар да Татарстанда теркәлгәннәр. Үтерелгәннәрнең барысы да Мәскәүдәге эре автосалонда эшләгән була. Өчесе дә - Алабуганыкы.

Үтерү версияләренең берсе - көнчелек. Полиция аларның берсенең башта икесен үтереп, аннан соң үзен үтерүен инкарь итми. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

фото: http://www.elabuga-rt.ru/ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса