Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәшгульлек үзәгендә “Мин һөнәр сайлыйм...” темасына шәһәр һәм район балалары арасында уздырылган рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды

Һөнәр сайлау җиңел эш түгел. Балачакта кемнәр генә булырга гына хыялланмыйсың - шифаханәгә барып кайткач табибә кызыксындыра, балалар бакчасына йөри башлагач тәрбияче, аннан укытучы, сатучы, космонавт, төзүче, машина йөртүче, тикшерүче һәм башкалар.

Хыялның иге-чиге юк. Арада кечкенәдән үк күңелендә бөреләнгән һөнәрне үзләштереп, аңа гомере буена тугры калучылар да байтак. Шул ук вакытта берничә уку йортын тәмамлап та, һаман да ямь-тәм, җанына ятышлы һөнәр таба алмаучылар да күзәтелә. Белгечләр тормышта мондый кыенлыклар килеп тумасын өчен һөнәр сайлауга юнәлешне кече яшьтән үк башларга кирәк дип саный. Мәшгуль үзәгенең мәгариф идарәсе һәм хатын-кызлар берлеге белән Балаларны яклау көненә багышлап оештырган әлеге бәйгесе шушы максатны күздә тоткан да.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга катнашу мөмкинлеге бирелгән. Яз башында ук старт алган бу чарага 286 рәсем һәм 69 кул эше тапшырылган.

Рәсемнәргә, төрле материалдан ясалган иҗат эшләренә күз салып үтик, балалар кем булырга хыяллана икән? Монда кемнәр генә юк: хоккейчы, фотограф, төзүче, пешекче, табиб, нефтьче, умартачы, янгын сүндерүче, чәчтараш хезмәтләрен күрсәтүче... Шөкер, сәләтле, фантазиягә бай балалар күп Әлмәттә. Кемдер пластилиннан, тозлы камырдан, каты кәгазьдән, агачтан һөнәр ияләрен сурәтләп бирсә, икенчеләре карандаш-буяулар аша чагылдырган. Күргәзмәгә куелган эшләр арасында авыл хуҗалыгы темасына ясалганнарын да күрү куанычлы булды. Ямаши урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Тимофей Михайлов тулы бер фермер хуҗалыгын ясаган. Шушы ук мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Регина Цветкованың да җәйләве игътибарны җәлеп итте. Авыл фидакарьләрене хезмәтен бәяләүче мондый балалар булганда авылның киләчәге бар дип ышанып әйтергә була.

Рәсемнәрне һәм кул эшләрен карап чыкканнан соң тагын шунысы сөендерде, балалар бүген ихтыяҗ булмаган һөнәрләр белән әллә ни кызыксынмый икән.

Жюри балаларның эшен темаларга бүлеп, "Мәдәният", "Медицина", "Мәгариф", "Космонавтика, армия һәм флот", "Сәүдә һәм җәмәгать туклануы", "Инженер һәм эшче һөнәрләре", "Авыл хуҗалыгы", "Полиция", "Янгын күзәтчелеге" номинацияләре булдырып, рәсемнәргә аерым, кул эшләренә аерым бәя биргән. Җиңүчеләр 1 июньдә шәһәр паркында Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылачак бәйрәмдә бүләкләнәчәк.

"Мин һөнәр сайлыйм..." бәйгесе Әлмәттә беренче тапкыр гына уздырылды. Аны алдагы елларда да оештыру планлаштырыла.

Мәшгульлек үзәгендәге күргәзмә исә 1 июньгә кадәр дәвам итә. Теләге булган һәркем аның белән таныша ала.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса