Мәшгульлек үзәге бәйге игълан итә
Әлмәт мәшгульлек үзәге 7-10 сыйныфларда укучылар арасында "Киләчәккә билет" дигән темага һөнәрләр турында иншалар бәйгесе уздыра.
Бәйге дүрт номинациядә үтәчәк. "Хезмәт кешесе" номинациясен сайлаучылар эшчеләр һәм инженерлар турында язарга тиеш. "Кадрлар алачыгы"на һөнәри-техник белем бирүчеләр тарихын бәян итәргә кирәк булачак. "Минем киләчәк һөнәрем" үзе үк эчтәлек турында сөйли. "Киләчәгем үземнең кулларда" номинациясенә шигырь юлларына салынган инша кабул ителә. Иншаларны татарча да, русча да язарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа