Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселманнарда Һиҗри календаре белән яңа 1435 нче ел башланды

4 ноябрьдә Һиҗри календаре белән яңа 1435 нче ел башланды.

Ул Мөхәррәм аена туры килә. Шул уңайдан республика мөселманнарын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.

4 ноябрь мөхәррәмнең тәүге көне. Мөхәррәм ае ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның (рәҗәп, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) берсе. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра, иншАллаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр», икенче бер хәдисендә исә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр", - диелә.

Раббыбыз илебезгә иминлек- тынычлык биреп тормышларыбызны бәрәкәтле итсен иде. Һәркайсыбызга елларыбызны нык иманлы булып үткәрергә, гаиләләребез, якыннарыбыз бәхетен күреп яшәргә язсын", диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250