Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселман онлайн-фестивале башлана

Ул 2 атна дәвам итәчәк. 1-15 август көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче тапкыр Мөселман онлайн-фестивале оештырыла.

Фестивальдә 30га якын дин белгече катнашыр, ә сөйләшүләрне 30 меңгә якын кеше тыңлар дип көтелә. Сөйләшүләр бары тик Интернетта гына алып барылачак.

Чара башка фестивальләрдән берничә ягы белән аерылып тора. Беренчедән, гадәти фестивальләрдә катнашучылар спикерларны сайлап алмый. Ә бу очракта һәр тыңлаучы үзе теләгән спикерның чыгышын тыңлый алу мөмкинлегенә ия. Икенчедән, анда катнашу өчен бер нинди акчалар түләргә яки докладлар әзерләргә дә кирәкми, ә бары тик online-islam.ru сайтына керергә һәм теркәлү узарга кирәк. Чыгышларның 15кә якын телдә баруы, катнашучыларның спикерларга алдан ук сораулар биреп кую мөмкинлеге булуы, фестивальнең 15 көн баруы да аның башка фестивальләрдән аермалыгын күрсәтә.

Шулай ук, спикерларның чыгышлары яздырып барылып, соңрак тәрҗемә ителеп, online-islam.ru порталына эленәчәк. Димәк, теләге булган кеше докладларны үзенә җайлы вакытта кереп карый алачак.

РФ Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә үткән матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, катнашучы спикерларның географиясе гаять киң. Алар арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәүдән Әлбир хәзрәт Кргановтан тыш, Украина, Беларусь, Төньяк Осетия, Австралия, Африка дәүләтләреннән дә дин әһелләре чыгыш ясар дип көтелә. Фестивальдә дин әһелләре генә түгел, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, галимнәр, спортчылар, иҗат кешеләре дә лекцияләр укыячак.

Катнашучылар ислам кануннары, дингә тарту, икътисад, үз-үзеңне үстерү, камилләшү, ислам һәм спорт кебек темаларга багышланган чыгышларны тыңлый ала.

Марсель Сабиров әйтүенчә, фестивальнең максаты - кешеләрне ислам диненә тарту һәм мөселманнарга дөньяви белем тарату.

Фестиваль, беренче чиратта, Россия яшьләренә юнәлдерелгән. Оештыручылар чараны ел саен үткәрергә һәм 5 елдан катнашучыларның санын 1 миллионга җиткерергә ниятли.

Чараның бюджеты 4 мең, дип хәбәр иттелде матбугат конференциясендә. Бу хакта Татар-информ МА хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250