Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзешчән җырчылар Ләйсән Хәсәншина һәм Булат Яриәхмәтов хәйрия концертларына өстенлек бирә [+ ФОТОЛАР]

Әлмәт татар яшьләренә кайчакта шаклар катасың: укып та йөриләр, эшлиләр дә, төрле чараларда да катнашалар, әле авылда әти-әниләренең уң куллары да булырга өлгерәләр.

Ничек җитешәләр диген?! Сәхнәгә гашыйк булган үзешчән егет-кызларыбызны күпләр бәлки танып та беләдер...

Ләйсән Хәсәншина: "Хыял - максатка әверелергә тиеш"

Ләйсән Хәсәншина әлмәтлеләр өчен шактый ук танылган кыз. Аны күпләр шәһәр күләмендәге концерт-конкурсларда күргәннәре булыр. Өстәвенә телевидениедә алып баручы булып та эшли ул. Әлмәт нефть институтында югары белем алып йөрүен дә әйтсәк, бәлки кайберәүләр ышанып та бетмәс. Шундый кечкенә генә кыз ничек барысына да җитешсен инде? Ә менә теләгең булса, җитешеп була икән ул. Ләйсән бүген икътисад бүлегендә белем алып, калган бөтен буш вакытын сәхнәгә, иҗатка багышлый.

Әлмәт кызларын иң чибәрләре, диләр. Бу шулай. Үзенә күрә бер сөйкемле сөякләре, кайсыдыр яклары белән күрше башкортлар чаялыгы да, татарларга гына хас оялчанлык та бар аларда. Ләйсәнне дә күпләр чит як сылуларына охшаталар икән. Шулай булмый ни, гел сәхнәдән, күз уңыннан төшми бит! Яз башланганнан бирле репетицияләрдән кайтып керми икән. Әле "Студентлар язы"на яңа җыр өйрәнә, эш һәм укудан калган буш араларында хәйрия концертларында чыгыш ясарга да җитешә.

- Күптән түгел Акташка балалар йортына барып җырладым. Җәлилнең картлар йортына еш чакыралар. Андый концертларда җырлау - күңелгә әйтеп бетерә алмаслык тынычлык, хозурлык бирә. Сәдака биргәч ничек рәхәт булса, монда да шулай. Йөрәк тынычлана, хәйриячелектә үзеңнән өлеш керткән кебек буласың, - ди Ләйсән.

Мәктәптә укыган чакта йөзек салыш уенында Ләйсән җырга оттыра, аны ишетеп алып, мәктәптә үткән чараларга катнаштыра башлыйлар. Аннан шәһәр концертлары. Шулай итеп үзеннән-үзе шәһәребезнең яшь җырчысына әверелә дә куя ул. Юкса музыка белеме дә юк - җырлар өчен кулда диплом булу шарт түгел шул. Бүген Ләйсән Әлмәтнең "Голос" җыр студиясенә йөри. "Звезда плюс", "Мечта сбывается" кебек телевизион җыр проектларында катнашып, призлы урыннар яуларга өлгергән. "Студентлар язы"н инде әйтеп тә торасы түгел, бөтен институтка аның кебек күз явын алып, чын татар телендә җырлаучылар юк!

22 яшьлек кызга җырлау осталыгы, сәхнәдә үзеңне тота алу сере каян килгән дип кызыксынабыз. Башта әтисе Рәфәт белән әнисе Гөлсиринне сәхнә кешеләре түгел дисә дә, Ләйсән уйланып, әби-бабасын исенә төшерә. Әтисе яклап бабасы бик оста гармунчы булган бит ләбаса, әнисе яклап әбисенең шигырь язу осталыгы булган. Менә кемгә охшаган икән ул Ләйсәнебез!

- Бабай кечкенә чакта каршысына бастырып куя иде дә: "Әйдә, Ләйсән, җырла!" - ди иде. Мин бик бәләкәй. Каян алып җырлый белим ди. Алай да аның сызгырып, гармун тартканына бар көчемә кычкыра, чиный идем. Менә шул сәхнәгә этәргеч биргәндер бәлки, - дип көлә Ләйсән. Кызның әнисе дә, төзүче булса да, үзлегеннән өйрәнеп, баянда бик матур итеп татар халык җырларын көйли ала икән.

Җыр дигәннән, Ләйсәннең үзе иҗат иткән җыры да дөнья күргән инде. Быел ул әтисенең туган көненә "Әтиемә бүләгем!" дигән җыр язган.

- Шигырьләрне күңел тулган саен язам. Үзем өчен генә, - дип сөйли Ләйсән. - Берсен дә кешегә укыткан юк алай. Быел Яңа елны үземә генә каршыларга туры килде. Беренче тапкыр әти-әниләрсез генә шундый зур гаилә бәйрәмен үткәрдем! Күңел тулып төнлә әти турында шигырь туды. Аңа Владимир Федоров көй язды. Әтигә җырлы бүләгем бик ошады!

Ә тормышта ниндирәк икән ул? Шуны беләсе килеп, Ләйсәннең холкын сорашам. Үпкәли белми торганнардан, ди ул, горурланып! Тормышта бик кирәкле сыйфат, килешәм. Тыйнаклыгы да юк түгел. Әмма кирәксә үз сүзен келтерәтеп кенә, үткәрә алырлык итеп әйтеп тә сала белә.

- Энем Рәсим берсендә капкага бик матур сүзләр язып куйган иде: "Башкалар хыялланып утырганда, син аны эшлә!" Шушы сүзләр йөрәккә үтеп керде. Хәзер гел шулай дип яшәргә, эшләргә тырышам, - ди яшь талантыбыз. Аның уңышларында әти-әнисенең өлеше зур булуын да яшерми Ләйсән. - Кечкенә генә чыгыш булса да, әниләр мине канатландырып, сәхнәгә дәртләндереп җибәрәләр. Шундый терәк булганда, ничек җир җимерттереп, көчтән килгәнне эшләмисең ди инде?

Киләчәккә дә Ләйсәннең хыял-максатлары зурдан. Бөтенесен чишеп салмаса да, барлык хатын-кызлар кебек ул да тулы, зур гаилә хакында хыяллана. Ә иң мөһиме - татар гаиләсе кору. Аның әти-әнисе кебек. "Бары туган телгә мәхәббәт булганда гына яшәве рәхәт, киләчәк өметле!" - ди яшь талантыбыз.

Булат Яриәхмәтов: "Сүзенә көй, көенә сүз языла"

Булат Яриәхмәтовны бер сүз белән генә сыйфатларга кушсалар, кем дияргә дә белмәссең. Чөнки ул күпкырлы кеше. Эшләмәгән эше, тормышка ашырмаган максаты юк аның! 25 яшьлек Тайсуган егете бүген нефть һәм газ оешмасында мастер булып эшли. Шушы көннәрдә КАИда укуын тәмамлап, дипломлы булырга йөри. Армиядә хезмәт иткән, буй-сыны күз явын алырлык, тырыш гаиләдән. Күп кызларның хыялларында йөрткән егет дисәм дә, ялгышмам.

- Мин һәрвакыт табигатькә тартылдым. Армиядә дә диңгез флотына эләгәсем килде. Бәхетемә, Кара диңгезгә җибәрделәр. Армия түгел, үзе бер кечкенә сәяхәт булды ул, - дип искә ала Булат ул елларны. - Диңгез шавы әле дә колагымда чыңлаган кебек. Кайчакта шул диңгез җырын курайга, гитарага да салам.

Сүз нәрсә турында чыкса да, үзеннән-үзе музыкага, җыр дөньясына кереп китә. Булат музыка буенча белем алуны кирәксенмәгән. Әмма искиткеч оста итеп баянда, курайда, флейтада, гитарада, пианинода уйный. Йә, гади "до-ре-ми"ны да белмәгән көе, кайсыгызның үзлектән шуның кадәр коралда өйрәнгәне бар?!

- Әти-әнием чыгышлары белән Тайсуганнан булса да, мин туганда Бөгелмәгә китеп яшәп алганнар. 5 нче сыйныфка кадәр шунда татар гимназиясендә укыдым. Татар телен яхшы белүем шуннан калган. Анда Чәчкә исемле бик оста баянчы бар иде. Шуннан уйнарга өйрәндем. Үсә төшкәч, гитарада уйныйсым килде. Иптәш малай бер генә тапкыр күрсәтте дә, калганнарын үзем өйрәндем, - дип сөйли Булат. Ул чагында техникумда укып йөргән мәле, юлга биргән акчаларны чамалап тотып, хәтта үзенә гитара да булдыра егет.

Булат күбрәк фольклорга тартылам ди, иске татар җырларын яшьләргә яңача тәкъдим итәселәре килә икән.

- Иптәшем Салават белән инде онытылып барган җырларны гитара, курайга салып, яңача җырлыйбыз. Иң кызыгы, яшьләргә бик ошый андый яңа төр җырлар. Аларга татар халык җырларын яңача белгертәсебез, таныттырасыбыз килә!

Үзенең язган җырлары да бар икән. Башта сүзләрен, аннан аңа көй яза. Туган авылы Тайсуган турында да авыл гимнын булдырган бит! Шигырьләр язуын да яшерми. Бик оста итеп рус, татар халык биюләрен дә башкара. Авылда спектакльләрдә дә уйнарга ялындырып тормый.

Нилектән сәхнәне шулай ярата микән соң ул? Булат көлеп кенә:

- Үзем дә белмим. Сәхнәгә, иҗатка гашыйк кеше мин. Популяр булырга максатым юк, кечкенә чыгышлардан да әйтеп бетерә алмаслык эмоцияләр, илһам алам. Нинди генә эшкә тотынсаң да, үз-үзеңдә канәгатьләнү хисе булырга тиеш. Кешене әнә шул хисләр яшәтә. Сәхнә белән дә шулай, - ди. Әти-әниләре төзүче булсалар да, Булатның Әнвәр бабасы оста гармунчы булган, моңлы җырлаган. Бәлки аның сәләте бирелгәндер егеткә.

Булатның изге гамәлен дә ассызыклап китми булмый. Әлмәттә хәйрия концертлары оештырып йөрүдә катнаша икән ул. Хәйриячелеккә үзеннән дә саллы гына өлеш кертә. Балалар йортымы ул, авыру кешеләрме, картлармы - мөһим түгел. Һәр мохтаҗ кешегә ярдәм кирәк. Акчадан бигрәк рухи ярдәм. Булат һәм бик күп башка яшьләр моннан бер-ике ел бу эшкә алынганнар һәм хәзер шактый гына яхшы эшләп киләләр.

- Хәйриягә бер бирелсәң, аннан арынып булмый икән. Кешеләргә һаман саен изгелек кыласы, яхшылык эшлисе килә. Картлар йортларына еш йөрибез. Аларга матди ярдәмнән бигрәк игътибар кирәк. Безнең килүне алар шулкадәр көтеп алалар, хәтта күңелләр тула, - ди егет.

Булат тыныч кебек күренсә дә, күңелендә давыл уйный. Иҗат, яшьлек давылы. Шулай булмаса, дистәләгән планнар белән янып та йөрмәс иде. Ачык йөзле бу егет Әлмәтнең барлык үзешчән җырчыларын, активистларын җыеп, бер төркем булдырып, алар белән мастер-класслар да оештырырга тели икән. Яшәү девизы да аның "Яшьлектә яшьнәп кал, үкенерлек булмасын!" дип яңгырый. Бәлки шуңа ул кулыннан килгәннең барын да эшләп, күпләргә үрнәк булып яшидер. Аның кебек сәләтле, яшәүнең ямен белгән яшьләргә уңышлар гына телисе кала.

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса