Мәрҗани урамында кеше сөякләре табылган
Казанның Мәрҗани урамындагы йортларның берсе янында төзелеш эшләре барышында кеше сөякләре табылган.
Сөякләр җир астында 20 ел тирәсе яткан дип фаразлана. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе тикшерү үткәрә. Хәзерге вакытта сөякләр экспертизага җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа