Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенникларның саны бергә кимегән

Узган елның май аенда Түбән Камада яшәүче 20 яшьлек егет Интернетка "Айфон-5" кәрәзле телефонын 19 мең сумга сатуы турында игълан элә, гәрчә мондый телефоны булмаса да.

Шушы ук көнне аңа башка өлкәдә яшәүче кеше шалтыратып, әлеге гаджетны алырга теләвен белдерә. Алар телефонны курьер аша тапшыру хакында килешәләр. Түбәнкамалы алдан ук тулысынча түләү кирәклеген шарт итеп куя. Сатып алучы электрон почта аша алдакчы егеткә акча күчерелгән чек фотосын җибәрә. Шуны гына көткән мошенник акчаны ала да, телефонын сүндереп куя. Ниһаять, ул тотылган. Әлмәтлеләрне тагын бер кат кисәтәбез, игътибарлы, уяу булыгыз, мошенниклар корбаны була күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса