Әлмәт таңнары

Мошенниклар тараканнар белән акча эшли башлаган

Урта яшьләрдәге хатын белән ир матурлык салоны хуҗасын "чишендергән".

Бу икәү Чаллыдагы бер салонга кереп, хуҗаның тараканнарга каршы агу сатып алганлыгын әйтеп, администратор кызга кирәкле кәгазьләргә кул куеп, акча бирүен сораган. Салон хуҗасы эш урынына килгәч кенә аларның кызны алдаганнары ачыкланган. Әлеге салон шулай итеп 2600 сумнан колак каккан.

Реклама

Баксаң, шушындый схема белән кырыгалдарлар автокалада барлыгы 3 оешманы алдаган. Алар һәрберсеннән санитар-гигиена таләпләре югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип, 2600-2700 сум урлап качкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: