Әлмәт таңнары

Мошенниклар тагын алдаганнар

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, башкалабыз Казанда яшәүче ике пенсионер мошенниклар ятьмәсенә эләгеп, акчаларыннан колак каккан.

Реклама

71 яшьлек пенсионер ханым медицина тикшерүе узуга өметләнеп кырыгалдарга 200000 сум акчасын күчергән. Ә 88 яшьлек әби фатирына ике таныш булмаган хатын-кызны керткән. Чакырылмаган кунаклар алдап, аның 700000 сумына ия булганнар.
Хокук тәртибе сагында торучылар таныш булмаган кешеләрдән кергән хәбәрләрне тикшерергә, белмәгән кешеләрне фатирга, өйгә кертмәскә, алар алдында акча санамаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: