Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар кыңгыр эшләрен дәвам итә

Апрель азагында Әлмәт полиция бүлегенең дежур частена таксида эшләүче мөрәҗәгать итә.

Таныш булмаган кешеләр аның телефонына шалтыратып, үзләренең башка шәһәрдән булуларын, Әлмәттәге кибетләрне һәм кәрәзле телефонга акча салу пунктларының кайда икәнлеген белмәүләрен әйтәләр һәм ир-аттан 250 сумлык азык-төлек алуын, телефонга 3 мең сум салуын сорыйлар. Киң күңелле таксист үтенечләрне үти һәм күрсәтелгән адрес буенча килә. Баксаң, безнең шәһәрдә мондый йорт бөтенләй юк икән. Аферистлар кармагына эләгүен аңлаган ир-атка полициягә килүдән гайре чара калмый. Бәйрәм көннәрендә дә мошшеннниклар телефоннарны тынгылыкта калдырмый. 73 яшьлек ханымнан алар, имеш, авария ясаган улының эшен зурга җибәрмәс өчен 50 мең сум акча сорыйлар. Пенсионер үгетләүләргә бирешми, телефонын куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250