Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар кара эшен дәвам итә

Өлкәннәрне алдаулар туктамый, мошенниклар аларның ышанучан булуларыннан оста файдалана.

Түбән Камада 80 яшьлек пенсионер карчыкның фатирына кереп, бер хатын-кыз үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра. Ул пенсионерга тиздән акча алышына дип әйтә. Аның сүзенә ышанган әби 26 мең сумын кызык өчен чыгарылган ("Банк приколов") купюрларга алыштыра. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тагын бер кат фатирларга чит кешеләрне кертмәскә, социаль хезмәткәр итеп таныштыручыларны эш урыннарына шалтыратып белешергә, акча чыгарып салганчы туганнар, күршеләр белән киңәшләшергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса