Әлмәт таңнары

Мошенниклар Динә Гарипова белән акча эшләгән

"Голос" проекты җиңүчесе Динә Гарипова исеме белән бәйле гауга купкан.

Интернетта мошенниклар golosschool.ru сайты булдырып, янәсе "Голос. Балалар" проектына узарга ярдәм итәргә була. Әлбәттә, бушка түгел, акчага. Бәйгедә катнашачак балаларга алар 6 атна эчендә эстрада йолдызы ясарга вәгъдә бирә. Иң кызыгы, сайтта балаларның төп остазлары булып Пелагея, Динә Гарипова, Игорь Крутой билгеләнә икән. "Голос"ка юллама бирү өчен мошенниклар клиентлардан 120 мең сум акча сорый.

Реклама

Үз чиратында "Беренче канал" хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Оештыручылар мондый сайтның барлыгы турында беренче тапкыр ишетүләрен әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: