Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар 80 яшьлек пенсионерның 50 мең сумын урлаган

Мошенниклар өлкәннәрнең ышанучанлыгыннан файдаланып, аларны алдауларын дәвам итә.

Алабугада 80 яшьлек әбигә кибеттән кайтканда подъезд төбендә торган ике хатын-кыз ияреп керә. Баскычтан менгәндә алар пенсионер апа белән сүз кузгаталар һәм фатирына ияреп керәләр. Кунакчыл әби хатын-кызларның берсенә кухнясында утырырга тәкъдим итә. Ишеккә арты белән баска хуҗабикә икенче хатынның нәрсә эшләгәнен күрми. Мошенниклар әбигә тиздән акча алышыначагын, булган акчаларның номерларын язып алырга кирәклеген әйтәләр. Әби үзе дә сизмәстән сөйләшү барышында саклык кенәгәсендә күпме акчасы барлыгын, өйдә күпмесе саклануын әйтә сала. Бераздан икенче хатын-кыз каядыр ашыгуларын искә төшерә. Пенсионер апа кич белән акчаларын барларга була. Һәм аларны куйган урынында тапмый. Ул икенче көнне генә полициягә 50 мең сум акчасы югалуы хакында әйтеп гариза яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса