Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Морж»лар кышкы сезонны япты

Апрель урталарының бер якшәмбесендә Әлмәтнең «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәге «Кышкы сезонны ябу» дип аталган спорт бәйрәме үткәрде.

Шәһәр күлендәге бәкедә 30 дан артык йөзүче 25 метрлы дистанциядә узышты, алар арасында 6 «су кызы» да бар иде. «Морж»ларның бәхетенә, быел яз озакка сузылып, салкынча һава торышы сакланды һәм бозлы су өслеге дә апрель урталарына кадәр эремәде. Шуның белән кышкы йөзү осталарының коену сезоны да озынайды.

Йөзү буенча узышта иң җитезләр һәрвакыттагыча беренчелекне бирмәде. Хатын-кызлар арасында Надежда Квасова, Екатерина Герасимова, Надежда Теплинская, Ольга Егоренкова, Тәнзилә Цакал аерылып торды. Ирләр арасында Сергей Жуковский, Артур Хисмәтов, Фәрхәт Гафуров, Александр Сакмаров, Андрей Чалбышев, Константин Фуражков, Дмитрий Байрашев, Илдус Вәлиханов, Роберт Степанов, Евгений Пеговлар зур осталык күрсәтте.

Май башында традиция буенча Бөек Җиңүгә багышлап 100 километрга җәяүле марш-бросок ясарга исәпләп торабыз. Ул Көнбатыш Европа белән Көнбатыш Кытай арасындагы транспорт коридорының Елховой авылыннан башлап Биләр шәһәренә кадәрге участогында үтәчәк.

Вячеслав Исаев,

«Айсберг» чыныгу үзәгенең совет рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250