Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәттә әфганчыларны хөрмәтләделәр

Әфган сугышында катнашкан интернационалист солдатларга юбилей медальләре тапшырылды.

2 ноябрь көнне Мәмәт авылы Мәдәният йортында Әфган сугышында катнашкан ирләргә багышланган чара узды. Бүген әлеге авыл җирлегендә (бирегә Чупай авылы да карый) җиде интернационалист солдат яши. Очрашуга шуларның бишесе килә алган иде. Ир-егетләргә авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары көче белән концерт номерлары һәм бәйрәм табыны әзерләнгән. Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Камил Гыйниятуллин аларга Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан медаль тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса