Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәт мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә

Мәмәт мәктәбендә "Иман нуры керсен күңелгә" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

"Иман, сәламәтлек, әдәп - яшәешнең мәгънәсе" - дигән девиз астында барган кичә Р.Фәхреддиннең 155 еллыгы кысаларында әзерләнде. Класстан тыш чарада мәктәпнең барлык укучысы да актив катнашты, үз сәләтен күрсәтте.
Кичәдә авыл тарихы, мәчет ачылу еллары турында сөйләнде. Кунакларга мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, тарихчы, дин белгече, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану буенча сәхнәләштерелгән чыгышлар тәкъдим ителде, укучыларның фәнни эшләре яктыртылды.
Соңыннан барлык кунаклар, әти-әниләр, укучылар өчен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса