Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәптә акча җыйсалар – хәбәр ит!

Татарстанда мәктәпләрдә законсыз акча җыюны булдырмый калу максатыннан "Кайнар линия" ачылды. Ул 9 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Шикаятьләрне Казан хокук яклау үзәге хезмәткәрләре (843) 277-03-86 телефонында кабул итә. Хокук яклаучылар ата-аналар дәреслекләрне сатып алмаска, төзекләндерү, җыештыру, сак өчен акча җыелмаска тиеш дип белдерә. Шикаятьләр барсы да тикшерү өчен республика прокуратурасына җибәреләчәк дип хәбәр ителә.

Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгында уку йортларында законсыз акча җыю очракларын барлау максатыннан "Кайнар линия" эшли. Шалтыратулар (843) 292-80-46 телефоны буенча эш көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә кабул ителә дип белдерелә рәсми сайтта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса